Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы спортчылары авыр атлетика буенча Европа беренчелегендә җиңү яулады

«Төзүче» спорт мәктәбе укучысы Регина Шәйдуллина 23 яшькә кадәрге яшүсмер кызлар арасында авыр атлетика буенча Европа беренчелегендә катнашты һәм алтын медаль яулады.

Ярышлар Финляндиядә, Рованиеми шәһәрендә 24 сентябрьдән 3 октябрьгә кадәр уза. Чаллы спортчысы 45 кг кадәр авырлык категориясендә ике төр ярыш суммасы буенча 151 кг җыеп җиңүгә иреште һәм Европа рекордын куйды.
Зөлфәт Гәрәев - 23 яшькә кадәрге яшүсмер егетләр арасында авыр атлетика буенча Европа беренчелеге җиңүчесе. Татарстан Республикасы вәкиле Россия җыелма командасы составында 67 кг авырлык категориясендә алтын медаль яулады. Зөлфәт ике төр ярыш суммасында 307кг җыйды.
Спортчыларның тренеры - Марат Мадияров.

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт

2
X