Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы спортчылары пауэрлифтинг буенча ярышларда беренче урыннар алдылар

Менделеевск шәһәрендә пауэрлифтинг буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты һәм Беренчелеге тәмамланды.

Менделеевск шәһәрендә пауэрлифтинг буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты һәм Беренчелеге тәмамланды. Ярышларда Чаллының «Заря» спорт мәктәбенең пауэрлифтинг бүлегендә шөгыльләнүчеләр катнашты. Чемпионат йомгаклары буенча хатын-кызлар арасында 72кг авырлык категориясендә 130 кг нәтиҗәсе белән Анна Микрюкова беренчелекне яулады, 120 кг авырлык категориясендә ир-атлар арасында Булат Рәхмәтуллин 280 кг нәтиҗәсе белән 1 урын алды. Ир-атлар арасында 74 кг авырлык категориясендә – Рафаэль Садыйков 235 кг нәтиҗәсе белән җиңүгә иреште. Ятып күтәрүдә Татарстан Республикасы беренчелеге нәтиҗәләре буенча призлы урыннар түбәндәгечә бүленде: 205 кг нәтиҗәсе белән 93 кг авырлык категориясендә – Артур Сәлахов; 83 кг нәтиҗәсе белән Раил Әкбәров; 66 кг авырлык категориясендә 135 кг нәтиҗәсе белән – Данил Волков.

 

 

 

http://nabchelny.ru/news/38005

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев