Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы спортчылары синхрон йөзү буенча бөтенроссия ярышларында медальләр яулады

6-9 мартта Самарада синхрон йөзү буенча «Идел дулкыны» бөтенроссия ярышлары узды. Анда Россиянең тугыз төбәгеннән 250гә якын спортчы катнашты.

«Дельфин» олимпия резервы спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр ике яшь категориясендә җиңү яуладылар.

13 яшькә кадәрге спортчылар арасында солода 1 урынны Ульяна Акаева, 2 урынны Полина Маленьких яулады. Дуэтта беренче урында – Ульяна Акаева һәм Яна Ларионова, икенче урында – Софья Федорова һәм Вера Гасанова.

Төркем ярышларында Чаллы спортчылары алтын һәм бронза медаль яулады.

13-15 яшьлек спортчылар арасында солода Амалия Белоглазова беренче булды, дуэтта Ксения Зайцева һәм Арина Сәйфетдинова җиңде. "Катнаш дуэт" дисциплинасында Ярослава Белова һәм Владимир Першин җиңү яулады.

Әлеге яшь категориясендә Чаллы спортчылары шулай ук "Төркем" һәм "Комби" ярышларында беренче һәм өченче урыннарны яуладылар.

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы