Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы студентлары Республика балалар йортында тәрбияләнүчеләр янына бардылар

КФУның чит ил студентлары ассоциациясе «Республика махсуслаштырылган балалар йорты»нда булып кайтты. Очрашу Бөтендөнья бала көне алдыннан узды.

«Балалар йортында туганнан алып һәм 4 яшькә кадәрге балалар яши торган җиде төркем бар. Элек сабыйларны яшь буенча төркемнәргә бүлә идек, хәзер яңа программа кертелде, аның нигезендә бер төркемдә, өй шартларында кебек, төрле яшьтәге балалар бар. Алар янына өлкән яшьтәге кешеләр дә, студентлар да, мәктәп укучылары да еш килә. Без кунакларга чын күңелдән шат, чөнки мондый очрашулар балаларда бары тик уңай эмоцияләр генә тәрбияли. Студентлар үзләре бик ихлас һәм ачык. Шундый җылы визит өчен аларга зур рәхмәт», – дип сөйләде «Республика махсуслаштырылган балалар йорты» тәрбиячесе Юлия Санникова.КФУның чит ил студентлары ассоциациясеннән балалар фикерләүне үстерүгә юнәлгән төрле уеннар, азык-төлек продуктлары, карандашлар, буяу китапчыклары алдылар. Иң зур бүләк йомшак һәм җылы келәм булды, анда балалар хәзер үзләренең яраткан уеннарын рәхәтләнеп уйный алачак.

 

http://nabchelny.ru/news/34481

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев