Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы студентлары «ТР Ел студенты» премиясенә дәгъва итә ала

Ел саен үткәрелә торган «ТР Ел студенты» республика премиясенә югары уку йортлары студентларыннан гаризалар кабул итү кампаниясе дәвам итә.

Премиянең максаты - фән, иҗат, спорт, медиа, яшьләр сәясәте, студентлар лидерлыгы, иҗтимагый эшчәнлек һәм волонтёрлык өлкәсендә аерым казанышлары булган студентларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү.
Студентлар 18 номинация буенча катнаша ала: 9 индивидуаль («Ел старостасы», «Ел спортчысы» һ.б.) һәм 9 коллектив номинация  («Елның студентлар фәнни оешмасы» һ. б.).
Премия дүрт этапта үткәрелә: 
1. Гаризалар кабул итү кампаниясе (4 октябрьдән 4 ноябрьгә кадәр) - бу чорда катнашучылар гаризаны сайтта җибәрә; 
2. Читтән торып (7 ноябрьдән 21 ноябрьгә кадәр): эксперт советы гаризаларны карый һәм бәяли); 
3. Көндезге этап (22 ноябрьдән 19 декабрьгә кадәр) - катнашучыларның аерым номинацияләр буенча конкурс сынаулары үткәрелә; 
4. Бүләкләү тантанасы (25 гыйнвар) - лауреатларга һәм җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр һәм призлар тапшырыла.
Гариза бирү өчен сайтта анкета тутырырга studgrant.ru (@liga_studentov профилендә күрсәтелгән) һәм соңгы дүрт ел эчендә 4 ноябрьгә кадәр уңышлар белән портфолио җыярга кирәк.

http://nabchelny.ru/  Фото: news.myseldon.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конкурс