Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы суды ике айлык кызын имгәткән яшь әтине кулга алган

Россия Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсенең Чаллы тикшерү бүлеге әлеге факт буенча җинаять эше кузгаткан.

Чаллы суды ике айлык кызын имгәткән яшь әтине сак астына алган, дип хәбәр иттеләр шәһәр судында.
26 яшьлек ир-атны (ул гаиләдәге ызгыш вакытында сабыйны ишек яңагына бәргән) суд ике айга тикшерү изоляторына озаткан.
Баланы әбисе кулыннан тартып алган вакытта исерек хәлдәге ир-ат үзе дә ишеккә бәрелгән һәм кызын да җәрәхәтләгән. Нәтиҗәдә, сабыйның уң як түбә сөяге сынган һәм бите кара янып чыккан.

Россия Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсенең Чаллы тикшерү бүлеге кече яшьтәге сабыйның сәламәтлегенә күрә торып авыр зыян китерү факты буенча җинаять эше кузгаткан.

Фото: rbc.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фаҗига