Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы табиблары "Ак чәчәкләр 2019 " конкурсында катнаша

Медицина хезмәткәрләре көне алдыннан Казанда "Ак чәчәкләр 2019 " республика конкурсында җиңүчеләрнең исемнәре аталачак.

Конкурс номинантлары өчен интернет-тавыш бирү уза. "Уникаль очрак" категориясендә Яр Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе, Кама балалар медицина үзәге һәм Казан шәһәренең Балалар Республика клиник хастаханәсе табибларының йөк автомобиле астына эләккән 10 яшьлек кызның гомерен саклап калу тарихы тәкъдим ителде. Ак халатлы геройлар - Рәмис Якубов, Антон Федоров, Юрий Станиченко, Михаил Поспелов, Парадабой Абдуллаев сөяк кыйпылчыкларыннан баланың кулын яңадан җыялар, кан тамырларын тегәләр, уң кулның йомшак тукымалары дефектын яшерү буенча пластик операция ясыйлар. Операция 3,5 сәгать дәвам итә. Операциядән соң кыз кулын селкетә башлый. Алга таба ул Казан шәһәренең Балалар Республика клиник хастаханәсендә күзәтелә. Анда кыз балага тире күчереп утырту буенча җиде операция чсала, шулай ук башка күп кенә процедуралар узарга туры килә. Хәзерге вакытта кыз үзен яхшы хис итә, ул Кама балалар медицина үзәге һәм Казан шәһәренең Балалар Республика клиник хастаханәсе табиблары күзәтүе астына алына.Табиблар командасы өчен тавыш бирү Татарстан республикасы сәламәтлек саклау министрлыгы сайтының "Конкурслар" бүлегендә алып барыла.
 

 

http://nabchelny.ru/news/36454

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев