Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы табиблары уникаль операция ясады - ВИДЕО

Мондыйны Чаллының ашыгыч ярдәм күрсәтү хастаханәсе табибларының да күргәне булмаган.

Шушы көннәрдә алар 71 яшьлек пациентның йөрәгендә үскән гигант шешне алуга ирешәләр. Әйтергә кирәк, әлеге катлаулы операцияне йөрәктә кечкенә генә тишек ясап, шешне алалар табиблар. Шеш хатын-кызның бөтен йөрәген биләп, моннан тыш митраль клапанны да тулысынча камап алган була. 

Чаллы табиблары шешне уңышлы гына алып калмыйча, йөрәкнең бозылган митраль клапанын да алмаштыруга ирешәләр. Хәзер пациенткага берни дә янамый.

Шундый катлаулы уңышлы операцияне башкаручылар: функциональ диагностика табибы Гөлнур Заһидуллина (УЗИ вакытында нәкъ шул табиб «чаң» суга башлый инде), операция кардиохирургы Ришат Иргалиев, аңа ярдәм иткән кардиохирург Рәмис Якубов, анестезиолог Ландыш Гыйльманова. Моннан тыш операция вакытында йөрәк эшен тәэмин итеп торган табиб-перфузиолог Юлия Столицынаны, операция вакытында функциональ диагностика ясап торучы табиб Гөлназ Гәрәеваны да әйтеп үтәргә кирәк. Ә операциядән соң пациентның хәлен табиб-реаниматолог Кәрим Низамов тикшереп торган.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев