Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллы татар драма театры шәһәргә күпмегә төшкән?

"Бердәм Россия" фиркасенең Чаллы бүлеген конференциясендә шәһәр хакиме Наил Мәһдиев "Хыяллар газпромда гына түгел, Чаллыда да тормышка аша, - дип Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар драма театрының яңа бинасын мисалга китерде.

"30 ел артистлар яңа бина турында хыялланганнар. Ниһаять, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ дәүләт Думасы Әлфия Когогина ярдәме белән без бүген яңа бинада. Бина федераль һәм республика акчасына реконструкцияләнде", - диде ул.Татар театрының яңа бинасына шәһәр дә саллы өлеш керткән.  Бинаның җире өчен шәһәр бюджетыннан 900 мең сумнан артык акча түләнгән. Моннан тыш, бүгенге театр бинасы һәм яшьләр үзәге булсын өчен бик күп җитәкченең кабинетын таптарга туры килгән, чөнки мондый зур объектны төзетү ансат кына бирелми. "Колизейның гомуми мәйданы 4000 кв. метр булса, бүген аның урынында яшьләр үзәге дә булган заманча, матур 9000 кв.метр мәйданлы театр барлыкка килде.
"Биредә якын гына педагогия университеты. Аның студентлары монда буш вакытларын файдалы итеп уздырырга тиешләр. Мин ректор Әлфинур Галиәкбәровадан студентларны ЛЕГЕНДАР төзүче Марат Бибишев исемен йөртүче паркны тәртиптә тотуда ярдәм итүен сорадым. Алар каршы түгел. Без үз чиратыбызда студентларны яшьләр үзәгенә чакырабыз", - диде хаким.  
Сүз уңаеннан, Чаллы татар дәүләт драма театры иҗади сезонны октябрь ахырында ачарга җыена.

Нинди тамаша белән ачулары әлегә сер...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация