Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы театры артисты мунча мичендә шашлык пешергән

«Яшен сугып чиркәүгә ут капты», - ди ул.

 

Чаллы татар дәүләт драма театры артисты Марсель Мөсәвиров җәйге ялында – туган авылы Башкортстанның Шаран районы Юмадыбаш авылында Кичке уен үткәрде. Анда Фән Вәлиәхмәтов, Илһам Вәлиев кебек күренекле артистлар катнашты. Хәзер инде ул гаиләсе белән туган авылында ял итә. «Туган якта бик рәхәт. Шашлык ашап, мунча кереп ял итәбез. Давыл килеп чыгып эшне бозды. Тик аптырап тормадык, мунча мичендә пешереп бетердек. 1ай яңгыр яумаган иде авылда, 2 сәгать ишеп яуды. Куандырды, әмма яшен һәм күк күкрәү куркыныч булды, кешенең  электр приборларын яшен суккан. Яшеннән ут кабып, күрше райондагы  чиркәү яна башлаган», – дип хәбәр итте ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабан туе артистлар концерт тамаша шоу