Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы театры Мәскәүдә драматург Булат Сәлахов китабына нигезләнгән премьера тәкъдим итәчәк

Спектакль 14 яшьтән олырак тамашачыларга адресланган.

Бүген Чаллы Татар дәүләт драма театры Мәскәүдә үзенең иң яхшы спектакльләреннән берсе – язучы һәм драматург Булат Сәлаховның «Яратылмый калган ярлар» китабы буенча сәхнәләштерелгән «Мәхәббәттән мәхрүм гашыйклар» балладасын тәкъдим итәчәк. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Пьесадагы вакыйгалар Бөек Ватан сугышы елларында бара.
Совет хезмәт лагерьларында үлгән хатын-кызларның төгәл саны әле бүгенге көндә дә билгеле түгел. Шундый лагерьларның берсендә язмыш рус (Катя), немец (Анна Мария) һәм татар (Илсөяр) кызларын очраштыра. Авыр хезмәт шартлары, лагерьдагы түзә алмаслык тормыш һәм үзләренә карата рәхимсез мөнәсәбәт кызларны биредән качарга мәҗбүр итә.
Спектакль 14 яшьтән олырак тамашачыларга адресланган. Ул татар телендә бара һәм рус теленә синхрон тәрҗемә белән тәэмин ителгән.
Спектакль 19.00 сәгатьтә башлана.

 https://tatar-inform.tatar/news/2018/11/27/175966/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X