Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы театры «Төньяк очрашулар» фестивалендә җиңү яулады

Ася Волошина пьесасы буенча куелган «Әни» моноспектакле кече формадагы «Төньяк очрашулар» VI Халыкара театр фестивалендә «Актерлык батырлыгы өчен» номинациясендә җиңүче булды.

Ася Волошина пьесасы буенча куелган «Әни» моноспектакле кече формадагы «Төньяк очрашулар» VI Халыкара театр фестивалендә «Актерлык батырлыгы өчен» номинациясендә җиңүче булды. Фестиваль Нижневартовск шәһәрендә узды, конкурс афишасы Һиндстан, Таҗикстан, Франциядән килгән 11 спектакльдән торды. Россияне Санкт-Петербургның ике театры, Мытище, Яр Чаллы һәм Ярославль театрлары тәкъдим итте. Иҗади Эксперт советы Россия һәм Германиянең танылган театр тәнкыйтьчеләреннән торды.

Фестивальнең Эксперт советы Чаллы театрының куелышын югары бәяләде, шулай ук «Әни» спектакленә килгән тамашачылар исеменнән төп рольне башкаручы Марина Кулясова адресына рәхмәт сүзләре яңгырады.

 

 

 

http://nabchelny.ru/news/38492

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев