Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы театрының 32нче сезоны тарихта нинди вакыйгалар калдырды?

Яңалыклар булганмы?

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры Фәтхи Бурнаш әсәре буенча куелган «Яшь йөрәкләр» спектакле белән тәмамланды.

Театрыбызда 32нче сезон вакыйгаларга бай булды. Тамашачыларга 7 премьера тәкъдим ителде. «Яшь йөрәкләр», «Капка», «Без китәбез, сез каласыз», «Чәчәк күлмәк», «Әбүгалисина», «Бик сагынсаң әгәр…» «Башыңа төшсә…» – барысын да халык яратып карады.

Балалар өчен театр студиясе уңышлы эшләде.
Кәрим Тинчурин исемендәге Х Халыкара заманча милли драматургия театр фестивале кысаларында «Шәһәр.Нокта.Брежнев" драмасын тәкъдим итү.
«Бермәлне театрда» тапшыруы да үзе тамашачысын тапты. «Абага алмасы ачы була», «Шәһәр.Нокта. Брежнев» спектакльләренең Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге кандидатлары исемлегенә керүе дә тарихи вакыйга булды.
Чаллыда һәм театрыбыз сәхнәсендә беренче тапкыр «Тантана» – 2022 республика театр премиясе җиңүчеләрен бүләкләү узды.
Шулай ук КФУның дизайн факультеты студентларының һәм каллиграф Айзат Минһаҗи шәхси күргәзмәләре,
«Исәнмесез» фильмының премьерасы,
«Театр на прокачку» проекты кысаларында Евгений Вахтангов исемендәге дәүләт академия театры артистларыннан мастер-класслар да файдалы һәм кызыклы булды.
Казан лейблы Yummy Music белән уртак концертлар сериясе: JUNA, Илгиз Шәйхразиев, TatCultLab шоукейсы да,

«Чатта», «Сөрән». Перформансларын да тамашачылар югары бәяләде.  Балалар өчен милли уеннар, җырлар hәм биюләр белән узган «Бала Фест» проекты нәни тамашачылар арасында  популяр.
Сезон ябылу тантанасы быел да бүләкләүсез узмады. Артистлар Илфат Әскәров, Алсу Гыйльманова һәм Чулпан Арсланова Чаллы мэриясенең һәм башкарма комитетының рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Бүләкләрне мәдәният идарәсе башлыгы Румил Кәрәмиев тапшырды. 

Артистлар җәйге ялга китте. Яңа сезонда исә тамашачыларны тагын премьералар көтә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: театр мәдәният