Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы тхэквондчылары Европа Кубогында уңышлы чыгыш ясадылар

Чаллы спортчылары Румыниядә узган тхэквондо буенча Европа Кубогыннан медальләр белән кайттылар.

Ярышларда 28 илдән 1200 спортчы катнашты. Чаллы тхэквондочылары Россия җыелма командасына төрле дәрәҗәдәге биш медаль китерде. Радик Гыйззәтуллин ир-атлар арасында 63 кг га кадәр авырлык категориясендә «спарринг» дисциплинасында икенче булды, аннары ул шул ук дисциплинада команда ярышларында «көмеш» яулады. Булат Ногманов кадетлар арасында 48 килограммга кадәр авырлык категориясендә «спарринг» дисциплинасында шулай ук икенче урынга лаек булды. Кадетлар арасында 42 кг га кадәр авырлык категориясендә һәм кадетлар арасында шәхси ярышта Полина Казакова тагын ике бронза медаль яулады.Спортчыларны тхэквондо буенча өлкән тренер Максим Малахов әзерләде.

 

http://nabchelny.ru/news/34328

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев