Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Чаллы ТОП-13»концерты узды

19 декабрьдә "КАМАЗ» мәдәният сарае сәхнәсендә."Чаллы ТОП-13" проектының "Яңа елны кабызабыз!" дип исемләнгән икенче хисап концерты булды

Проектта катнашучылар яңа концерт номерлары тәкъдим иттеләр һәм чаллыларны якынлашып килүче Яңа ел белән котладылар. «Чаллы-ТОП-13» шәһәр иҗат проектының XI сезоны 2018 елның октябрендә старт алган иде. Ул «КАМАЗ» мәдәният сарае тарафыннан шәһәр Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе ярдәме белән шәһәрдә яшәүчеләрнең иҗади потенциалын үстерүгә шартлар тудыру максатыннан тормышка ашырыла.

Катнашучыларның яше – 5тән 50 яшькә кадәр. Концерт «Вокал» һәм «Конферанс» номинацияләре буенча үткәрелә. Чара барышында катнашучылар белән мастер-класслар һәм вокал башкару, эстрада хореографиясе, актерлык осталыгы, хәрәкәт пластикасы, сәхнә чыгышы буенча иҗади очрашулар үткәрелә. Сайлап алу турлары нәтиҗәләре буенча ай саен проектның иң яхшы катнашучылары отчет концертларында катнаша, шулай ук автомат рәвештә финалга чыга торган «Ай йолдызы» номинациясендә җиңүче сайлап алына. Проект тәмамлангач, хисап концертларында чыгыш ясап, иң күп балл җыйган 13 катнашучы җиңүче була. Йомгаклау концерты 2019 елның маенда узачак. Өченче хисап концерты "Мин яратам сине, тормыш!" исеме астында февраль аенда үткәреләчәк. Ул Иосиф Кобзон истәлегенә багышлана.

 

http://nabchelny.ru/news/34823

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев