Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы тренерлары һәм спорт мәктәпләре җитәкчеләре беренче урыннарны алдылар

Татарстан Республикасы Спорт министрлыгында ТР спорт объектлары җитәкчеләре һәм тренерларын бүләкләү узды.

Бүләкләү «Спорт мәктәбенең иң яхшы тренеры – 2021», «2020 елда Татарстан Республикасының олимпия резервы спорт мәктәпләре, спорт мәктәпләре, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәпләре рейтингы» һәм «Россия өмете: иң яхшы спорт мәктәбе» дип исемләнгән өч конкурс буенча узды.
Тантаналы өлештә ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, югары казанышлар спортын үстерү бүлеге башлыгы Раиф Вафин һәм «Республика физик культура һәм яшүсмерләр спорты үзәге» директоры Мөнирә Рәхмәтуллина катнашты.
Республика конкурсы Татарстан Республикасының физкультура һәм спорт өлкәсендә эшчәнлек алып баручы тренер вазыйфасының абруен күтәрү максатында үткәрелде. Республика смотр-конкурсында Татарстан Республикасының 66 мәктәбеннән 120 тренер катнашты.

 

Безнең бүләкләр:
«Спортның команда уен төрләрендә осталык һәм камиллек»:
2 урында – Татьяна Мамонтова, 10 нчы спорт мәктәбенең баскетбол буенча тренеры;
3 урында – Сергей Волобуев, 11 нче олимпия резервы спорт мәктәбенең волейбол буенча тренеры.

 

«Камиллек»:
«Олимпия спорт төрләре» категориясендә:

2 урында – Марат Мадияров, «Төзүче» спорт мәктәбенең авыр атлетика буенча тренеры.

 

«Олимпия булмаган спорт төрләре» категориясендә:
1 урында – Алмас Заһретдинов, М. Ш. Бибишев исемендәге «Витязь» олимпия резервы спорт мәктәбенең билбау көрәше буенча тренеры;
2 урында – Павел Козлов, 12 нче олимпия резервы спорт мәктәбенең киокусинкай буенча тренеры.

 

«Яшь тренер»:
1 урында – Дарья Баклушина, «Олимпия» олимпия резервы спорт мәктәбенең батутта сикерү буенча тренеры;
2 урында – Дарья Туркина, «Дельфин» олимпия резервы спорт мәктәбенең синхрон йөзү буенча тренеры.

 

«2020 елда Татарстан Республикасының олимпия резервы спорт мәктәпләре, спорт мәктәпләре, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәпләре рейтингы»:
2 урын – «Кэмпо» олимпия резервы бергә-бер көрәш спорт мәктәбе;
3 урын – М.Ш. Бибишев исемендәге «Витязь» олимпия резервы спорт мәктәбе;
3 урын – «Титан» спорт мәктәбе. 

 

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт бүләкләү