Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы туристы Сочига барам дип, 65 мең акчасыннан колак каккан

Закон нигезендә эшләүче кунакханәләр түләүләрне юридик затларның реквизитлары буенча гына кабул итә. 

Чаллыда ялган туристик отельләр сайтыннан зыян күрү белән бәйле беренче очраклар теркәлде.  Шушы көннәрдә, мәсәлән, мошенниклар 39 яшьлек ир-атны төп башына утыртты. Ул, интернет аша кунакханәләрне броньләштерү сайтларының берсенә кереп, бүлмә өчен 65 мең сум акча күчерә. Аннары Сочида урнашкан әлеге отельгә шалтырата. Тик кунакханә хезмәткәрләре аңа бернинди дә түләү башкарылмавын хәбәр итәләр. Ялган сайтка юлыгуын аңлаган чаллылы хокук сакчыларына мөрәҗәгать итә. Аның гаризасы буенча РФ җинаятьләр кодексының 159 маддәсе (2нче бүлек) буенча эш кузгатыла. Эчке эшләр идарәсе хезмәткәрләре белдерүенчә, бу инде агымдагы елда шундый өченче очрак. 

Мондый күңелсезлекләргә юлыкмас өчен хокук сакчылары сайтлардагы бәяләргә игътибар итәргә кушалар. Гадәттә мошенниклар корбаннарын кармакка каптыру өчен бик түбән бәяләр күрсәтәләр. Шулай ук акчаны электрон кошелек яки физик затның картасына күчерүне таләп итү дә шик уятырга тиеш. Закон нигезендә эшләүче кунакханәләр түләүләрне юридик затларның реквизитлары буенча гына кабул итә. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хокук полиция суд