Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы укучылары арасында мәктәп советына сайлаулар да үтә

Сайлау алдыннан дебатлар булган. Һәр укучы кандидатларның программасы белән танышкан. Мисал өчен, берсе дискотекалар оештыруны вәгъдә итсә, икенчесе КВН командасын булдырырга тели, өченчесе: «Шимбә көннәрне булса да ирекле форма кертер идем», - ди.

Бүген шәһәребезнең 66 мәгариф учреждениесендә укучылар арасында да сайлаулар уза. Анда 1-11нче сыйныф егет һәм кызлары мәктәп советына спикерлар өчен тавыш бирә. Балалар да өлкәннәр кебек, сайлау алдыннан үз программасын яклаган.

50нче мәктәптә, мәсәлән, өч кандидат спикерлыкка дәгъва кыла. Алар: 11нче сыйныф укучысы  - Алексей Омельченко һәм 8нче сыйныф укучылары - Сафина Хафизова белән Алсу Шакурова. Сайлау алдыннан дебатлар булган. Һәр укучы кандидатларның программасы белән танышкан. Мисал өчен, берсе дискотекалар оештыруны вәгъдә итсә, икенчесе КВН командасын булдырырга тели, өченчесе: «Шимбә көннәрне булса да ирекле форма кертер идем», - ди.

Балалар бик актив, үзләренең тавышларын бирергә дип, тулы сыйныфлары белән дә килүчеләр бар.

Самира Насыйбуллина белән Алинә Әхтәмова 7нче сыйныфта укыйлар.

- Без сайлауларга ел саен киләбез, үзебезгә ошаган кандидат өчен тавыш бирәбез. Безнең тавыш бик мөһим, чөнки алга таба кем үтәчәген үзебез хәл итәбез, - ди кызлар.

Рамил Габдрахманов 9 сыйныфта укый. Былтыр ул да спикерга кандидат булган, быел сайлау комиссиясенең әгъзасы.

- Спикеры булу җаваплы да, кызыклы да. Син мәктәбең һәм укучылар өчен файдалы эшләр башкарасың, аларга ярдәм итәсең, - ди ул.

Мәктәпнең тәрбия эшләре буенча урынбасары Алсу Низамова сүзләренчә, әлеге сайлау барышы турындагы мәгълүматны алар сәгать саен укучыларның шәһәр советына тапшыралар.

Әйтергә кирәк, укучылар сайлаулары өлкәннәрнекеннән бернәрсәсе белән дә аерылмый. Комиссия әгъзалары мәктәп мөхере белән бюллетеньнәр әзерләгәннәр. Аларны салу өчен савытлар да, кереп тавыш бирү өчен кабинкалар да булдырганнар.

- Бер сәгать эчендә 220 ләп бала тавыш бирде, - ди Алсу Низамова. – Мәктәптә исә барлыгы 966 укучы укый. Сайлауга килүчеләр саны күп булыр дип ышанабыз. Башлангыч сыйныф укучылары әти-әниләре, әбиләре белән килә.

Балалар сәгать көндезге 12гә кадәр сайлаячак. Аннан соң тавышларны санау булачак. Иң күп тавыш җыйган кандидат мәктәп спикеры була һәм шәһәр советына керә. Аннан соң килүче ике укучы мәктәп депутаты булып билгеләнә һәм белем йортының җәмәгать эшчәнлегенә җәлеп ителәчәк.

Зөһрә Вәлитова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация