Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы укучылары Пенсия фонды идарәсендә булдылар

"Яр Чаллыда эшлә!" шәһәр һөнәри юнәлеш бирү акциясе кысаларында 2нче гимназиянең 10 сыйныф укучылары Пенсия фонды идарәсендә булдылар.

Россия Пенсия фонды хезмәткәрләре балалар өчен экскурсия оештырды: укучылар контакт-үзәк, клиентлар хезмәте һәм персонификацияләнгән исәпкә алу бүлеге эшен карадылар.
Аннары конференц-залда Пенсия фонды идарәсе башлыгы, шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов катнашында түгәрәк өстәл узды. Ул балаларга Россия Пенсия фондының төп функцияләре, алар тарафыннан күрсәтелә торган электрон сервислар һәм хезмәтләр турында сөйләде. "Киләчәк кадрлар белән эшләү идарә тарафыннан күптән алып барыла, шул ук вакытта инициативаны педагоглар, кадрлар хезмәте дә күрсәтә. Бездә Казан инновацион университеты филиалы, Казан федераль университеты белән хезмәттәшлек җайга салынган, шулай ук вакансияләр ярминкәләрендә актив катнашабыз. Практиканы уңышлы узганнан соң, күп кенә студентлар безнең хезмәткәрләребезгә әйләнә", - дип билгеләп үтте Эдуард Фәттахов.

 

http://nabchelny.ru/news/36085

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев