Чаллы укучыларын рәсем конкурсында катнашырга чакыралар
Яңалыклар тасмасы

Чаллы укучыларын рәсем конкурсында катнашырга чакыралар

Татарстанда Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының 30 еллыгына багышланган экология рәсемнәре бәйгесе башланды.

Анда мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм 1-11 сыйныф укучылары катнаша ала. Бәйгедә катнашучылар түбәндәге темаларга рәсемнәрен тәкъдим итәргә мөмкин: «Саклана торган үсемлекләр һәм хайваннар», «Эколог һөнәре», «Шәһәрнең экологик мохите», «Планетаның киләчәге».  

Бәйгедә катнашу өчен иҗади иллюстрацияләрне 31 мартка кадәр Министрлыкның территориаль идарәләренә җибәрергә кирәк. Район этабын узган эшләр 1 апрельдән 15 апрельгә кадәр узачак республика этабына чыгарыла. Җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр биреләчәк. Бәйге нигезләмәсе белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин: https://eco.tatarstan.ru/konkurs-risunkov-posvyashchenniy-30-letiyu.htm

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


шәһәр тормышы

Нет комментариев