Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы ветераны “Сталинград сугышында Җиңүнең 75 еллыгы” билгесе белән бүләкләнде

Үзәк районда яшәүче Хәбибрахманов Гаффар Хәбибрахман улына “ Сталинград сугышында Җиңүнең 75 еллыгы” күкрәк билгесен тапшырдылар.

Әлеге бүләк Волгоград өлкәсе губернаторы тарафыннан булдырылган. Истәлекле билгене Үзәк районы администрациясе башлыгы Искәндәр Галимов,шәһәр Ветераннар советы рәисе Рафик Имайкин тапшырды. Котлауларга «Горзеленхоз» ҖЧҖнең генераль директоры Сәлим Хәбибуллин да кушылды.Гаффар Хәбибрахман улы Сталинградны азат итүдә катнаша. Шунда яралана, госпитальдән чыккач Ерак Көнчыгыш чиген саклый. II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «Жуков», «Сугыштагы батырлыгы өчен», «Японияне җиңгән өчен» һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.Гаффар Хабибрахман улы Чаллыда 1966 елдан бирле яши. Лаеклы ялга чыкканчы «Горзеленхоз» ҖЧҖ дә хезмәт куя.Истәлек билгесе шулай ук Үзәк районының берничә ветеранына: Яков Егорович Игнатьевка (үлгәннән соң), Анна Михайловна Бувалец һәм Хәйдәр Сабир улы Вәлиәхмәтовка тапшырылды.

 

http://nabchelny.ru/news/33420

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев