Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы вокалчылары – Халыкара эстрада җыры фестивале Лауреатлары

Чаллы артистлары «ВЗЛЕТАЙ!» Халыкара балалар-яшүсмерләр эстрада җыры фестивалендә югары бәя алдылар.

I дәрәҗә Лауреат дипломына "Мизгел" җыр театры һәм Айсылу Тошева лаек булды, II дәрәҗә Лауреат исеменә Самира Гыймадиева лаек дип танылды.

Фестиваль Түбән Новгородта ике көн дәвамында узды. Катнашучыларны җырлар авторы һәм башкаручы, Беренче каналдагы «Голос» проектының финалисты, алып баручы, вокал буенча педагог, продюсер Маргарита Позоян, җырчы, Беренче каналдагы «Голос» проектының икенче сезонының финалисты Нодар Ревия, эстрада җырчысы, «Тутси» төркеме солисткасы, җырлар авторы һәм башкаручы Леся Ярославская бәяләде. 

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы