Юл һәлакәте «Лада Гранта» автомобиленең йөртүчесе имин тизлек һәм дистанция сакламау нәтиҗәсендә килеп чыккан.
Юл-транспорт һәлакәте кичә кич Чаллы – Сарман трассасында булган.
«Лада Гранта»ның йөртүчесе имин тизлек һәм дистанция сайламаган, шуның нәтиҗәсендә KIA автомобиленә килеп бәрелгән. Соңгысы, үз чиратында, инерция буенча үзеннән алдагы икенче бер машинага килеп сыланган.
Авариядә KIA автомобилендәге өлкән яшьтәге хатын-кыз пассажир зыян күргән.
Нет комментариев