Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы янында өч машина катнашындагы авариядә дүрт кеше зыян күргән

Чаллы – Сарман трассасында «Лада», Mercedes һәм Renault автомобильләре бәрелешкән.

Кичә көндез Чаллы – Сарман трассасында өч җиңел автомобиль катнашында авария булган. 14нче модельле «Лада» автомобиленең йөртүчесе тиешле дистанция сайламаган һәм алдан хәрәкәт иткән Mercedes машинасына килеп бәрелгән. Шуннан соң «Лада»ны каршы як полосага алып ыргыткан, ул шунда Renault автомобиленә килеп сыланган.
Нәтиҗәдә, «Лада»ның йөртүчесе һәм ике пассажиры, шулай ук Renault автомобиленең 61 яшьлек пассажиры төрле тән җәрәхәтләре алган. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: машина авария дтп