Шəhри Чаллы

Чаллы янында юл һәлакәтендә автомобильгә кысылып калган ир-ат һәлак

Юл фаҗигасе М7 трассасының 1070 нче километрында, Татарстан бистәсе тирәсендә булган.

Чаллы тирәсендәге авариядә автомобильдә кысылып калган йөртүче һәлак, дип хәбәр итә "Челнинские известия". Узган төндә М7 трассасының 1070 нче километрында, Татарстан бистәсе тирәсендә ике автомобиль бәрелешкән. Бер машина җитди зыян күргән, аны йөртүче корпус эчендә кысылып калган. Ир-ат табиблар килеп җиткәнче вафат булган. Юл һәлакәтендә зыян күргән икенче кешегә медиклар ярдәм иткән.

 https://tatar-inform.tatar/news/2018/11/11/174923/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: