Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы янындагы ипподромда квадроцикл тимер киртәгә килеп бәрелгән, йөртүчесе үлгән

Хәзерге вакытта авариянең нечкәлекләрен ачыклыйлар.

Авария 10 июльдә, кичке сигезенчеләр киткәч Кызыл-Байрак ипподромы территориясендә булган. Йөртү таныклыгы булмаган килеш квадроциклга утырган 42 яшьлек ир-ат тимер киртәгә килеп бәрелгән.
«Күпсанлы тән җәрәхәтләре алган ир-атны хастаханәгә озатканнар, ул шунда үлгән. Авариянең нечкәлекләре ачыклана», – диде Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы Шамил Ганиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фаҗига