Зыян күрүчеләр юк.
18 сентябрь көнне Тукай районының Әҗмәкәй авылында күп балалы гаиләгә төзелә торган йорт янган.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, янгын турында 15.24 сәгатьтә хәбәр килгән.
Янгынны 16.00 сәгатькә сүндергәннәр. Хәзер янгын чыгу сәбәпләре ачыклана.
Фото: pixabay.com
Нет комментариев