Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы янындагы ял базасында канга баткан егетне тапканнар

“Безнең алан” базасында була бу хәл. 17 яшьлек егетне чокырда табып алалар.

Ул гаиләсе белән биредә туган көн мәҗлесендә катнаша һәм кәеф-сафа корган урыннан иртәрәк китә. Төнге уннарда ике егет килеп аның канга батып ятуын килеп әйтә. Егетнең баш мие селкенгән, кабыргалары сынган, умыртка сөягенә зыян килгән була. Хәзер ул ашыгыч ярдәм хастаханәсенең реанимация бүлегендә ята.

Туганнары күзәтү камералары язмаларын сорасалар да полиция хезмәткәрләре ул җирдә камераларның булмавын әйтә. Хәзер шушы хәл буенча хокук саклау органнары хезмәткәрләре тикшерү эшләре алып бара.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: увд