Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы яшьләре «Бердәмлектә безнең көч» форумы үткәрделәр

«Бердәмлектә безнең көч» - Чаллы предприятиеләре, оешмалары һәм учреждениеләре яшьләренең ел саен үткәрелә торган шәһәр форумы шундый девиз астында үтте.

Чара барышында «Чаллы шәһәре предприятиеләре һәм оешмаларының яшьләр советы» яшьләр иҗтимагый оешмасы эшенә йомгак ясалды, хисап-сайлау конференциясе уздырылды, киләсе ике елга яңа Совет сайланды. Совет составына 14 кеше керде, алар «КАМАЗ», «Ремдизель», «Челны-бройлер», «Челныводоканал», «Домкор», шулай ук Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, «Заман» яшьләр үзәге, Пенсия фонды һ.б. предприятиеләрнең яшь белгечләре.  
Форум ачылышында мәртәбәле кунаклар катнашты. Онлайн режимда РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина сәламләү сүзе белән чыгыш ясады. Ул иң яхшы яшьләр оешмасы җитәкчесе исемле стипендияләр белән конкурска старт бирде.
Залда катнашучыларны Яшьләр белән эшләү идарәсе җитәкчесе Айзат Мәхмүтов, Шәһәр предприятиеләре һәм оешмаларының яшьләр советы рәисе Дмитрий Ульдяков, «Заман» яшьләр үзәге директоры Анна Кузнецова сәламләделәр.
Форум барышында XX Шәһәр предприятиеләре, оешмалары һәм учреждениеләре арасында эшче яшьләрнең спартакиадасының күчмә кубогы белән бүләкләү узды. Спартакиадада «Ремдизель» заводы командасы җиңде. Кубокны предприятиенең маркетинг һәм реклама буенча директорына Людмила Трейстманга тапшырдылар.
Форум барышында Яр Чаллы шәһәрендә эшче яшьләрнең муниципаль программасын төзү  турында карар кабул ителде, ул муниципаль хакимият органнары, предприятие җитәкчелеге һәм эшче яшьләр арасында нәтиҗәле система формалаштырырга һәм хезмәттәшлек механизмнарын булдырырга мөмкинлек бирәчәк.

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев