Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы яшьләре этно-проектлар форумына гариза бирә ала

23-26 ноябрь көннәрендә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы «Миллине актуаль итеп» проект офисы кысаларында «Таба» этно-проектлар яшьләр форумын гамәлгә ашыра.

Форум Казанда Яшьләр даирәсендә Россия халыкларының мәдәни мирасын саклау һәм популярлаштыру буенча иң уңышлы тәҗрибәләрне күрсәтүче этно-өлкәдә идеяләр һәм проектлар белән катнашучыларны җыячак. Форум иҗат, бизнес, социаль һәм авыл җирлеге өчен проектлар кебек юнәлешләр буенча гамәли эш алып баруны күз алдында тота. Форум кысаларында катнашучылар федераль экспертлар белән бергә проектны эшләп бетерү һәм камилләштерү буенча гамәли карарлар формалаштырачаклар. Уку нәтиҗәләре буенча экспертлар каршында иң яхшы проектларны яклау узачак. Катнашучылар эксперт бәясен, проектларны грант конкурсына тутыруда киңәшләр һәм ярдәм хатларын ала алачак, ә җиңүчеләр кыйммәтле призлар белән бүләкләнәчәк.
Форумда Россия халыкларының мәдәниятен, телен һәм гореф-гадәтләрен саклап калуга һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән элек тормышка ашырылган проектлар белән 18-35 яшьлек кешеләр катнаша ала. Гаризалар 2021 елның 7 ноябренә кадәр  кабул ителә http://taba.tatar/.
Казанда катнашучыларның яшәү һәм туклану кабул итүче як хисабына тәэмин ителә, чара үткәрү урынына кадәр һәм кире якка юл юнәлтүче як хисабына тәэмин ителә.
Элемтә өчен җаваплы зат: проектның кураторы Дамар Диләрә, тел: 8-960-036-78-13, электрон почта: taba.tatar@gmail.com.

 

Фото: www.culture.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яшьләр