Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы юллар сыйфаты буенча илнең иң яхшы ун шәһәре арасына керде

Яр Чаллы 250 меңнән артык халкы булган шәһәрләр арасында юл хуҗалыгы сыйфаты буенча лидерлар рәтендә булып чыкты.

Әлеге мәгълүматлар Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты тикшеренүенә нигезләнгән. Исемлеккә шулай ук Казан, Мәскәү, Төмән, Вологда, Тула, Владимир, Грозный, Липецк һәм Смоленск шәһәрләре дә эләккән.

Тикшеренү кысаларында шулай ук юлларны ремонтлау сыйфаты буенча халыктан сораштыру үткәрелде. Шулай итеп, Чаллы халкы шәһәрдә үткәрелә торган юл полотносы эшләренең тизлегенә һәм сыйфатына уңай бәя бирде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, экспертлар мәгълүматлары буенча, эре һәм урта зурлыктагы шәһәрләрдә яшәүчеләрнең нибары 25 проценты гына ремонтчыларның юлларны тиз һәм сыйфатлы итеп торгызуга тулысынча яки нигездә риза.

 

http://nabchelny.ru/news/35899

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев