Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы юлларында үлем очраклары кими

Бүгенге көндә шәһәрдә 397 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 11 кешенең гомере өзелгән, (былтыр бу сан 16 иде), 475 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Һәлак булган 11 кеше арасында 7е – җәяүле. Бу хакта Чаллының баш автоинспекторы Радий Кадиков хәбәр итте.

– Соңгы биш-алты елда без юл-транспорт һәлакәтләренең кимүен күзәтәбез, бу бик куандыра. Элек шәһәрдә 70-80 үлем очрагы теркәлсә, хәзер бу санның 20дән артканы юк. Моңа ясалма юл тигезсезлекләре, светофорлар, фото һәм видеотеркәгеч җайланмаларының җитәрлек күләмдә булуы ярдәм итә. Машина йөртүчеләр һәм җәяүлеләр белән даими рәвештә профилактик чаралар да үткәрәбез, – диде Радий Зәкиевич.
– Ел саен проспектларны төзекләндерәбез. Шәһәребездә юллар бик яхшы, сыйфатлы. Иң проблемалы урында, Автостанция тукталышында да светофор куйдык. Биредә гел авыр юл-транспорт һәлакәтләре булып, елына бер-ике кешенең гомере өзелә иде. Мәләкәс аръягында, Гостев белән Фоменко урамнары киселешендә дә светофор барлыкка килде. Әлбәттә, хәл ителмәгән мәсьәләләр дә юк түгел. Бүгенге көндә шәһәрдә әле дә юл-транспорт һәлакәте күп була торган өч урын бар. Боларга Машина төзүчеләр-Беркут урамнары, Чулман-Автозавод проспектлары киселеше, Залесный проспектындагы 45нче йорт янәшәсе керә. Сөембикә проспекты белән Халыклар дуслыгы проспектлары киселеше дә борчу уята. Соңгысын киләсе елда тәртипкә китерергә планлаштырабыз, – диде Радий Кадиков.
Быел шәһәрдә балалар белән 88 юл-транспорт һәлакәте булган. Аларда берсенең гомере өзелгән, 91е төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алган. 53 очракта балалар урам-проспектларда, 30ында – ишегалларында машина бәрү нәтиҗәсендә зыян күргән. 
Шәһәрдә барлыгы 306 җәяүле кичүе бар, аларның 164  көйләнелмәгән. Һәр таптау очрагы теркәлгән саен без светофор куя алмыйбыз. Саннарга күз салсак, бәхетсезлек очраклары көйләнелгән юл кичүләрендә күбрәк тә теркәлә.  Чөнки машина йөртүче  светофорның рөхсәт уты янгач үзен хаклы дип саный һәм икеләнми хәрәкәт итә.  Нәкъ шул вакытта юлга җәяүле, велосипедта яисә самокатта баручы килеп чыга һәм мондый очрак еш кына үлем белән тәмамлана, – ди Радий Зәкиевич.
ЮХИДИ башлыгы узган атнада Муса Җәлил проспектындагы «Мәдәният паркы» тукталышында булган очракны да искә төшерде. Анда 14 яшьлек яшүсмер спорт секциясеннән кайтканда, автобуска соңга калам дип, машиналар йөри торган юлга йөгереп чыга һәм машина астында кала. Хәзерге вакытта ул авыр хәлдә хастаханадә ята, аның баш миенә зыян килгән. 
Баш автоинспектор балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен кат-кат аңлату мөһимлеген искәртте. «Мин зебрада, мине автомобильләр уздырырга тиеш дип уйларга ярамый. Иң элек ян-якка карарга, машиналарның тулысынча туктаганын көтеп торырга, аннан соң гына юлны чыгарга кирәк», – диде Радий Зәкиевич. 

 

Фото: kazanfirst.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юхиди