Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы үзәгендә маршрут автобусы юл һәлакәтенә очраган

Авариядә зыян күргән хатын-кызны хастаханәгә озатканнар.

Казан, 30 октябрь, «Татар-информ»). Чаллының Тынычлык һәм Халыклар дуслыгы проспектлары чатында «Мазда», «Шкода» автомобильләре һәм «Форд Транзит» маршрут автобусы бәрелешкән.

Фотолардан күренгәнчә, авариядә транспорт чараларының барысына да җитди зыян килгән.

«Мазда»ның уң ягы ватылган, түбәсе изелгән һәм алгы тәгәрмәче төшкән. Маршрут автобусының ишеге изелгән һәм пыялалары ватылган. «Шкода»ның алгы бамперы, капоты һәм фаралары челпәрәмә килгән.

«Татар-информ» агентлыгына ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, авариядә зыян күргән хатын-кызны Чаллы ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә озатканнар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев