Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 13 яшьлек малайны эзлиләр

Яшүсмерне күрүчеләрне +7912-363-16-97, +7919-685-81-99 яки 02 телефоннары буенча шалтыратуларын сорыйлар.

Чаллыда 13 яшьлек малай югалган. Александр Ефремов 40нчы мәктәпнең 7нче сыйныфында укый. Ул 21нче май көнне 19:30 сәгатьтә «Солнечный парк» торак комплексында урнашкан өеннән чыгып китә.  Шул көннән бирле яшүсмернең кая икәнлеге билгесез. 

Малайның буе 150 см тирәсе, уртача гәүдәле, чәче - саргылт, күзләре зәңгәр төстә. Өстенә инглиз телендә РОМА сүзләре язылган караңгы зәңгәр төстәге кофта, спорт чалбары кигән, аякларында -кызыл-кара кроссовкалар. Үзе белән яшел төстә рюкзагы да булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев