Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 15 яшьлек кыз егылган бинаны җимерәләр

61нче комплекста яшәүчеләр биредә торак йорт төзиячәкләр дип уйлыйлар.

Чаллыда 15 яшьлек укучы егылган ташландык төзелеп бетмәгән балалар бакчасын җимерәләр. Бу хакта 61нче комплекста яшәүче һәм кызны коткаруда катнашкан Наталья Газизова сөйләде.
Безнең мәгълүматлар буенча, хәзер зыян күрүче Балалар республика клиник хастаханәсендә ята. Аның хәле тотрыклы авыр дип бәяләнә.
Һәллакәттән соң 61нче комплекста яшәүчеләр социаль челтәрләрдә фаҗига беркемгә дә сабак булмады дип яздылар. Объект караучысыз, анда тагын үсмерләрне күргәннәр.
Бәхетсезлек очрагыннан соң башкарма комитет төзелеп бетмәгән бинаның июньдә сатылуын хәбәр итте. Объектта куркынычсызлык тәэмин итү өчен яңа милекче җаваплы булуын белдерделәр.
Прокуратура яңа хуҗага объектны сак астына алырга һәм әйләнә-тирәдәгеләр өчен куркынычсыз итәргә йөкләде.
Бүген төзелеп бетмәгән бина янында кран күренүе һәм яңа хуҗа бинаны җимерергә керешүе билгеле булды.
61нче комплекста яшәүчеләр биредә торак йорт төзиячәкләр дип уйлыйлар.

 

 https://tatar-inform.tatar/news/2018/08/08/169339/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев