Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 18 меңнән артык кеше ревакцинация ясаткан

Бүгенге көнде Чаллыда яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцинаның беренче компонентын – 268 меңнән, икенчесен 214 меңнән артык кеше алган. Моннан тыш, 18 меңнән артык кеше ревакцинация ясаткан. Бу эш зурлар шифаханәләрендә һәм махсус пунктларда дәвам итә.

Шушы көннәрдә Чаллыга балалар өчен «Спутник – М» вакцинасы кайтарылырга тиеш. «Ул 12-17 яшьлек балаларга ике тапкыр ясала», – дип хәбәр итте сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы урынбасары Айгөл Борһанова. Вакцинаның икенче компонентын беренчесеннән соң 21 көн узгач ясатырга кирәк. Балаларга вакцина ата-ана ризалыгы белән ясала. 


Зөлфия Фоатова
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы