Чаллыда 2021 елның 1 сентябренә полилингваль мәктәп ачачаклар
Мәктәп 1224 укучыга исәпләнгән
Чаллыда 2021 елның 1 сентябренә интернат белән 1224 урынга исәпләнгән полилингваль мәктәпне файдалануга тапшырырга планлаштыралар. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Республикасының Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрылыгында хәбәр иттеләр.
«ТР Президенты республика Хөкүмәтенә 2021 елның 1 сентябренә Чаллы шәһәрендә полилингваль комплексны файдалануга тапшыруны исәпкә алып, 2021 ел төзелеш планына кертергә кушты», - дип хәбәр иттеләр министрлыкның матбугат хезмәтендә.
Хәзерге вакытта Чаллы башкарма комитеты Казандагы Бондаренко урамында төзелә торган белем йорты кебек мәктәп төзелеше өчен җир участогы бүлеп бирде.
Элегрәк «Татар-информ» 2020 елда Татарстанда 13 мәктәп төзеләчәген хәбәр иткән иде.
Чыганак: Татар информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев