Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 37 процент кеше прививка ясаткан

Чаллыда 18 июльгә 3038 COVID-19 очрагы теркәлгән. Бу республика күрсәткечләреннән 6,7 процентка түбән. 126 кеше хастаханәләрдә, 1852 кеше терелгән.

Шәһәрнең баш санитар врачы Илгизәр Бариев эпидемиягә каршы чараларның үтәлеше контрольдә тотыла дип билгеләп үтте. Бер атна эчендә 15 объект тикшерелде. Нәтиҗәдә, ике оешма административ җаваплылыкка тартылган. “Тест нәтиҗәләрен Бердәм дәүләт мәгълүмати системасына кертмәгән өчен җиде шәһәрдәшебезгә протоколлар төзелде, дүртесе судка тапшырылды”, - диде Илгизәр Бариев.
Чаллыга 96 245 доза вакцина килде. Беренче компонентны 92 448 шәһәрдәшебез алган, (37,4 процент), икенче компонентны – 59 289 кеше. Әлеге мәгълүматларны эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе урынбасары Айгөл Борһанова хәбәр итте.  «Кичә «Спутник V» вакцинасы килде, ул җитәрлек. Прививка ясатуны дәвам итәбез. Шәһәрдә вакцинациядән соң өзлегү очраклары теркәлмәгән», - дип аңлатты ул. 
Чаллылылар прививканы шифаханәләрдә һәм «Омега» сәүдә үзәгендә ясата алалар. Шулай ук күчмә бригадалар да предприятияләргә чыгып, прививка ясый. 
"Мөрәҗәгать итүчеләр саны тотрыклы. Вакытлыча йогышлы авырулар кабул итү госпитальләре штат режимында эшли. Аларда кирәкле препаратлар бар", - диде Айгөл Борһанова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус