Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 700дән артык ишегалды төзекләндереләчәк

Яр Чаллыда «Безнең ишегалды» республика проекты кысаларында 730лап ишегалды территориясен төзекләндерәчәкләр.

Яр Чаллыда «Безнең ишегалды» республика проекты кысаларында 730лап ишегалды территориясен төзекләндерәчәкләр. Проектны гамәлгә ашыру турында бүген брифингта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин һәм ТР президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова сөйләделәр.

Техник инвентарьлаштыру нәтиҗәләре буенча республикада гомуми мәйданы 68,5 млн кв. метр булган 8 861 ишегалды исәпләнә. Яр Чаллыда белгечләр 730 ишегалдын санап чыгарган. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, сүз күп фатирлы йортлар турында бара. Ишегалды территорияләрендә ремонт эшләренең җиде төрен үткәрү планлаштырыла.

«Һәр ишегалдында юлларны һәм тротуарларны асфальтлау, борт ташын урнаштыру, коеларны алыштыру, ут баганаларын торгызу яки оештыру, эскәмияләр һәм урналар урнаштыру, каты көнкүреш калдыклары мәйданчыкларын төзекләндерү - мәҗбүри эшләр булып тора. Территория мөмкинлек бирсә, анда спорт мәйданчыклары да урын алачак», - дип аңлатты Ирек Фәйзуллин.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, ишегалларны яңартуның яңа республика программасын эшләү инициаторлары булып Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе әгъзалары тора. Бу инициативаны Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов хуплады.

Татарстан Республикасы президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова хәбәр иткәнчә, ноябрьгә кадәр Татарстанда һәр ишегалдының паспорты формалаштырылачак. Проектны тормышка ашыруда күпфатирлы йортларда яшәүчеләр үзләре дә актив катнаша. Республиканың барлык яшәүчеләреннән мәгълүмат җыярга анкеталаштыру ярдәм итәчәк.

"Инде кичәге көннән башлап фатирлар буенча анкеталар тараталар. Бу анкетада бер генә сорау бар – "санап үтелгән эш төрләренең кайсысын сез өстенлекле дип саныйсыз?". Без халыкка санап кителгән эшләрнең һәрберсен 1дән 10 шкаласына кадәр бәяләргә тәкъдим итәбез", - диде спикер.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, автокалада хәзерге вакытта шәһәрлеләр йорт яны территорияләрен яхшырту буенча үз тәкъдимнәрен кертә торган фикер алышулар бара.

«Без, һичшиксез, һәр ишегалдында фикер алышачакбыз. Әмма беренчел проектны без анкетада  күрсәтелгән өстенлекләрдән чыгып төзиячәкбез. Әлеге анкеталарны бердәм санау пунктына җыябыз һәм ноябрьдә Татарстан Республикасында өстенлекле эшләр исемлеге белән барлык ишегаллары буенча нәтиҗәләрне бастырып чыгарабыз, аның нигезендә без халык белән фикер алышу өчен ишегалларын төзекләндерү буенча беренчел проектларны тәкъдим итә башлыйбыз», – дип өстәде Наталия Фишман-Бекмамбетова.

Республиканың күп фатирлы йортлары ишегаллары өч ел дәвамында яңартылыр дип планлаштырыла.

 

http://nabchelny.ru/news/37807

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X