Чаллыда ачык һавада кино карарга була (афиша)
Узган атнада Азатлык мәйданында ачык һавада кино күрсәтү башланды. Бу атнадан исә киноларны Тукай яр буе амфитеатрында һәм Җиңү паркы территориясендә дә карап булачак.
Бу җомгада, 15 июльдә, Тукай яр буе амфитеатры каршында тамашачыларга ике фильм карарга тәкъдим итәләр. 17:30да "Творцы снов" мультфильмы, 18:50дә "Семья года" дип исемләнгән фильм күрсәтеләчәк.
16 июль Азатлык мәйданында шулай ук ике фильм тәкъдим ителәчәк. 17:30да "Тайна слонов" исемле мультфильм, 19:00дә "Лев яшин. Вратарь моей мечты" дип исемләнгән фильм булачак.
17 июльдә Җиңү паркында сәгать 17:30 "Полное погружение" мультфильмы, 18:50дә "Счастье в конверте" фильмы күрсәтеләчәк.
Кино күрсәтү атна саен оештырылачак һәм август аенда ел саен үткәрелә торган зур Бөтенроссия урам киносы фестивале белән тәмамланачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев