Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда ачык һавада музей төзелеше башланды

Якын көннәрдә блиндаж тапшырылачак

Чаллыда Бөек Ватан сугышы истәлегенә багышланган ачык һавада музей төзи башладылар. Шушы көннәрдә бер объект – блиндаж тапшыру планлаштырыла. Бу хакта төбәк хәрби-патриотик иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Наил Каюмов хәбәр итте.

Музей Никита Кайманов исемендәге Кадетлар мәктәбе территориясендә 56 нчы комплекста урнашкан. Хәзер кадетлар, ветераннар һәм запастагы хәрби хезмәткәрләр көче белән блиндаж төзелеп килә. Отставкадагы эчке гаскәрләр полковнигы Георгий Мокан җитәкчелегендәге төзелеш эшләре финиш сызыгына якынлаша-объектның әзерлеге 95%.

"Төзелгән блиндажны тәкъдим итү 4 ноябрьдә планлаштырыла. Бу объекттан тыш, ачык һавада 500 квадрат метр мәйданда музей окоплары, блиндажлар,  Совет һәм немец хәрби техникасы барлыкка киләчәк», - дип сөйләде Каюмов.

Искәртеп узабыз, элегрәк музей проектын төзегәндә Севастопольдә «штурм Сапун-горы» диорамасы, Волгоградта «Сталинград сугышы» музей-панорамасы, Ленинград өлкәсендә «Ленинград блокадасын өзү» музей-диорамасы нигез итеп алынган иде.

 

Чыганак:Челнинские известия
Фото:Ачык чыганаклардан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X