Шəhри Чаллы

Чаллыда "Алтын ай" сәүдә үзәгендә янгын чыккан

Сарман тракты буенча урнашкан сәүдә үзәгендә 58 кеше эвакуацияләнгән.

Чаллыда "Алтын ай" сәүдә үзәгендә янгын чыккан. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Сарман тракты буенча урнашкан сәүдә үзәгендә 58 кеше эвакуацияләнгән. Янгын булган урынга Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре килгән һәм янгынны сүндергән. Сәүдә үзәге гадәттәге режимда эшен дәвам иткән.

https://tatar-inform.tatar/news/2018/08/07/169277/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: