Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Үзе закон үтәмәгән килеш җинаятьчене тоткарлаган

Чаллы егете Дамир Хәйбуллинны шәһәрдәшләребез чын геройга тиңли, чөнки ул шушы көннәрдә полиция хезмәткәрләренә 55 яшьлек тәртипсез машина йөртүчене тоткарларга булышты.

Ләкин егет үзен бер генә дә батыр дип санамый. «Мин кечкенәдән шулай тәрбияләнгән инде, гаделсезлеккә битараф кала алмыйм», – ди ул.


 

Исегезгә төшерәбез: 2 март көнне бер йөртүче 25 машинага зыян салып, инспекторлардан кача. Аны тоткарлау чараларына берничә экипаж җәлеп ителә. Аларга ярдәмгә язмабыз герое да кушыла. Ул ВАЗ 2114 машинасында, үзенең гомерен куркыныч астына куеп, тәртипсез йөртүчене юл читенә кысрыклап чыгара.

«Мин эштән кайтып барганда, бу ир-ат минем машинага бәрелде. Аннан соң ул җәяүлеләргә дә, юлдагы башка машиналарга да игътибар итми алга ыргылды. ОСАГО полисым булмаса да, аның артыннан куа киттем. Арттан ЮХИДИ экипажлары да килә иде. Ләкин алар бөкедә калды, шул сәбәпле ярдәм итү теләгем тагын да артты. Аны-моны уйламыйча, йөртүчене куып тотарга карар кылдым. Калганын инде сез беләсез», – ди шәһәрдәшебез.

Дамирның полиция хезмәткәрләренә беренче тапкыр гына булышуы түгел икән. Моңа кадәр ул исерек машина йөртүчеләрне дә тоткарларга ярдәм иткән. Әйләнә-тирәдәгеләргә шулай игътибарлы, ярдәмчел булуы – гаиләсендә алган тәрбия нәтиҗәсе.

23 яшьлек шәһәрдәшебез бүгенге көндә әбисе белән ЗЯБ бистәсендә яши. 

– Башта без әнием, абыем белән бергә зур гаилә булып тордык. Абыем үз гаиләсен корды, әнием икенче тапкыр кияүгә чыкты да, Иске Ерыклы авылына күченеп китте. Әбиемне берүзен калдырмас өчен мин аның янында калдым. Ул әлеге хәл турында белми, аны хафага салмас өчен сөйләмәячәкбез дә, – ди Дамир.

Аның сүзләрендә якыннарын, туганнарын хөрмәт итүе һәм яратуы сизелә. Әбисенә исә 66 яшь, гомер буе военкоматта эшләп, лаеклы ялга чыккан. 

– Ул көн дә мине эштән тәмле ашлар пешереп каршы ала. Без дус яшибез, әбием мине ярты сүздән аңлый, – ди егет. 

Дамирны тәрбияләүдә дә ул зур өлеш кертә. Әнисе белән әбисе егетне ярдәмчел, җаваплы кеше итеп тәрбиялиләр, гаделсезлеккә битараф булмаска өйрәтәләр.

– Бу очракта мин берничек тә читтә кала алмадым. Әгәр ул ир-атны туктатмаган булсам, вакыйга, бәлкем, күпкә аянычрак тәмамланган булыр иде, – ди кыю егет.

Дамир 9нчы сыйныфка кадәр – 44нче мәктәптә, аннан соң 6нчы мәктәпнең физика-математика сыйныфында белем ала. Аннары Чаллы шәһәренең Казан федераль университеты филиалына укырга керә. Ул инженер-конструктор булырга тели, тик 4нче курстан соң укуын ташлап, эшли башлый. 

Мәктәптә укыганда ук ул автотавыш хәрәкәте белән мавыга. Бүгенге көндә дә шул өлкәдә хезмәт куя. 

– 18 яшьтән үк инде мин машина руле артында. Беренче автомобилем әнидән калды. Ул да шундый ук ВАЗ-2114 иде. Аны саттым да 2019 елда 130 мең сумга әлеге машинаны алдым. Моңарчы беркайчан да авариягә юлыкканым юк иде. Мин бу тимер атыма бөтен күңелемне бирдем. Аның белән, автотавыш бәйгеләрендә катнашып, призлы урыннар яуладым, – ди Дамир.

Югарыда телгә алган вакыйгадан соң, шәһәрдәшебезнең машинасына җитди зыян килә: ике ишеге ачылмый, бамперлары сына, түбәсе яньчелә. 

– Машинамны кызганам, әлбәттә, тик тәртипсез йөртүчене туктату өчен башка чара юк иде. Хәзер мин иминиятләштерүчеләрнең карарын көтәм, аннан соң машинамның алдагы язмышын хәл итәрмен. Сатсаң, җиңелрәк булырдыр дип уйлыйм, ремонт өчен бик күп акча кирәк булачак, – ди ул.

Әйе, Дамир ул чакта үзе турында да, машинасы хакында да уйламый. Өстәвенә, аның транспорт чарасы иминиятләштерелмәгән дә була. Моның өчен әле үзенә штраф та салалар. Шуңа да карамастан, ул шундый кыю адымга барырга була. 

Әлеге вакыйгага битараф булмаган шәһәрдәшләребез Дамирга машинасын төзекләндерү өчен акча җыю да оештырды. 

– Суммалары төрле: 50 сумнан алып, 5 меңгә кадәр. Барысына да зур рәхмәтемне белдерәм. Бүгенге көндә картада 100 мең сумнан артык акча тупланды. Аларның һәр тиене буенча исәп тотачакмын, – ди егет.

Моннан тыш шәһәрдәшебезгә машина сатучылар, автосервислар һәм юристлар да ярдәм итәргә теләк белдерә. Хәтта бер мебель ясау фабрикасы Дамирга йорт җиһазы да бүләк итә.

Әйе, изгелек җирдә ятмый. Иртәме-соңмы үзеңә меңе белән әйләнеп кайта. Дамир кебек кешеләр күбрәк булса, тормыш итүе дә күпкә җиңелрәк булыр иде. Шәһәрдәшебезгә исә хәвеф-хәтәрсез юллар теләп калабыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: машина авария дтп штраф автохам