Чаллыда “Автоураган” комплекслары урнаштырылды
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда “Автоураган” комплекслары урнаштырылды

Чаллының Сөембикә-Автозавод, Мәскәү-Халыклар Дуслыгы, Тынычлык-Халыклар Дуслыгы, Тынычлык-Автозаводский проспектлары киселешләрендә "Автоураган" комплекслары урнаштырылды.

Яңа фотовидеокомплекс машина йөртүчеләрнең чатларда кагыйдә бозуларын терки. Алар светофорның кызыл утына баруны, тыелган урында сулга борылу, стоп-линияне узу, тыючы юл билгесе куелган урында туктамау, юл кырыеннан (читеннән) узу, каршы полосага чыгу, җәяүлеләрне үткәрмәүне “күзәтә”. Шунысы да бар, "Автоураган"ны радарлар "күрми".
 

Фото: Яндекс.Дзен

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


шәһәр тормышы

Нет комментариев