Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда авыл хуҗалыгы ярминкәләре старт ала

2019 елның 14 сентябреннән 28 декабренә кадәр шәһәр территориясендә авыл хуҗалыгы ярминкәләре оештырылачак.

2019 елның 14 сентябреннән 28 декабренә кадәр шәһәр территориясендә авыл хуҗалыгы ярминкәләре оештырылачак. Һәр шимбә көнне 8:00дән 15:00 сәгатькә кадәр чаллылыларны «Төзүче» стадионы каршындагы Тукай яр буенда һәм Ипподром территориясендә көтәчәкләр. Ярминкә чараларында авыл хезмәтчәннәре, җирле товар җитештерүчеләр, шәхси эшмәкәрләр, шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм һәвәскәр бакчачылар катнашачак.

Моннан тыш, фермерлар, шәхси эшмәкәрләр, крестьян-фермер хуҗалыклары шимбә һәм якшәмбе көннәрендә «Южный» агросәнәгать паркы территориясендә атна саен авыл хуҗалыгы продукциясе сатачаклар. Традициягә кергән, шәһәр халкы яратып өлгергән «Яңа ел казы» тематик ярминкәләре 14, 15, 21, 22 декабрь көннәрендә үткәреләчәк. Татарстан Кулланучылар берлеге предприятиеләренең   махсуслаштырылган ярминкәләре ноябрьнең беренче декадасында оештырылачак.

 

 

 

http://nabchelny.ru/news/37921

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев