Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Чаллыда багана бик шома»

Мәйданда Сабантуйның милли уеннары дәвам итә.

Чаллы Сабантуена республикабызның башка шәһәрләреннән дә кунаклар күп килгән. 
Игезәкләр Александр белән Юрий Муравьевлар Яшел Үзәннән милли уеннарда катнашыр өчен килгәннәр. Алар баганага менү буенча чемпионнар. 

- 20 елдан артык Сабантуйның бу уеныныда катнашабыз. Республикабызның бик күп шәһәрләрендә булдык, гел призлы урыннар яулыйбыз. Былтыр Чаллыда 3нче урынны алдым, спорт кибетенә 6 мең сумлык сертификат оттым. Моннан тыш тәкә, әтәч, бик күп көнкүреш техникаларын оттык. Быел да көчебезне сынап карар өчен килдек, - диләр Александр белән Юрий. 

Баганага менү жирәбә буенча башкарыла. Юрийның чираты беренче җитте. Ул әз генә менде дә кире төште. 
- Багана бик шома, менеп булмый, - диде ул.  


Илгизәр Сафинга 59 яшь. Ул 15 елдан артык баганага менә. Бүген дә җиңү яулар өчен килгән. 
- Яшьләр белән ярышырга яратам. Чаллыда биш тапкыр җиңүче булдым. Телевизор, диван, микродулкынлы пич отканым булды. Бер елны спорт кибетенә сертификат бүләк иттеләр, шул акчага көймә алдым, күңелемне тынычландырдым, - ди ир-ат.
Бүген ул багананың яртысына кадәр менде дә кире төште.
- Быел баганага штукатурка сылаганнар, ул бик шуа,  менеп булмый, хәл бетә. Астагы өлешенең диаметры да киң, тотынып булмый, - диде Илгизәр абый. 


Багана башына менәргә теләүчеләр күп булды, алар арасында хытын-кызлар да бар иде. Багананың биеклеге 23 метр. Беркем дә менә алмас шикелле тоела, ул шундый биек. Тик шулай да утыз кеше арасыннан Рөстәм Хөсәенов багана башына менә алды. 
- Мин тугыз ел бу уенда катнашам, гел 2-3нче урыннар ала идем, соңгы өч елда менмәдем. Быел көчемне сынап карарга булдым. Баганага менү нык авыр, 5-6 метр менәсең дә, хәлсезләнәсең, аска таба шуа башлыйсың, багана бик шома. Өскә менеп җитәргә 6 метр калгач, аңымны җуя башладым. Ләкин монда хәтле менеп җиткәч,  бөтен көчемне җигеп, көчкә ахырына кадәр барып җиттем, - диде Рөстәм.
Рөстәм бер минут 30 секунд эчендә менде. Төшкәч, бик озак хәл җыеп утырды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабантуй багана миллиуеннар