Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда бала бәрдереп качкан машина йөртүчене эзлиләр

Бу хәл кичә 19 сәгатьтә була.

36/8/1 йорты ишегалдында 8 яшьлек малайны машина бәрдерә. Авария йортта урнашкан видеоҗайланмада теркәлгән. Аннан күренгәнчә, бала юлга кинәт йөгереп чыга. Машина аны бәрдерә дә китеп бара.

Малайның әнисе Асия ханым әйтүенчә, шул кичне ук шифаханәгә мөрәжәгать итәләр. Безнең хәбәрчегә ул:

– Шөкер, улымның сәламәтлегенә зыян килмәде, тәнендә җәрәхәтләр юк, – дип белдерде.

Шулай да  юл-транспорт һәлакәте урыныннан качкан машина йөртүчене эзләү бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев