Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • Чаллыда Балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне узачак

    21 ноябрь көнне 15:00 сәгатьтә шәһәрнең ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калганнарга гаилә коруга ярдәм итү, ата-ананы алмштыручы гаиләләрне әзерләү һәм алар белән эшләү үзәгендә Балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне узачак.

    Белгечләр белән очрашуга опекуннар, тәрбиягә бала алган ата-аналар, ятим балалар чакырыла.
    Элекке «Мәрхәмәт» балалар йорты базасында ятим балаларга гаилә коруга ярдәм итү үзәге ачылды, автокалада ул 2016 елдан бирле эшләп килә. Биредә гаиләләргә юридик, медицина, психологик-педагогик һәм социаль-хокукый ярдәм күрсәтелә.

     

    http://nabchelny.ru/news/34334

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: