Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда батарейкаларны җыю буенча республика акциясе активистларын бүләкләячәкләр

30 май көнне сәгать 10:00 "Орион" яшьләр үзәгендә батарейкаларны җыю буенча республика акциясенең муниципаль этабы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узачак.

Ике ай дәвамында укучылар файдаланылган батарейкаларны махсус боксларга- «Дюрасел Раша» компаниясе биргән контейнерларга җыйдылар. Алар барысы да «Мегаполисресурс»ка (Чиләбе шәһәре) эшкәртүгә җибәрелде. Нәтиҗәне тантаналы рәвештә ясауда җыелган батарейкаларның гомуми авырлыгы игълан ителәчәк. Батарейкаларны иң күп җыйган мәктәп «ГРИНТА» компаниясеннән бүләккә ноут букалачак. Шулай ук бүләкләрне 100 килограммнан артык батарейка җыйган, өч яшь категориясендә иң актив 1-4 сыйныф, 5-9 сыйныф, 10-11 сыйныф  укучылары алачак.Муниципаль этап Чаллы шәһәрендә ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе һәм Башкарма комитетның яшьләр белән эшләү бүлеге ярдәмендә Татарстанның көнчыгыш зонасында табигый калдыклар белән эш итү буенча «ГРИНТА» региональ операторы белән берлектә үткәрелә.

 

http://nabchelny.ru/news/36568

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев