Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда «Бер агачның ботаклары без» дип исемләнән фин-угыр халыклары фестивале үтте

Республика фестиваленең төп вакыйгалары бүген Чаллының Азатлык мәйданында уздырылды. Татарстан һәм Россия төбәкләренең фин-угыр халыкларының иҗади коллективлары һәм башкаручылары, шулай ук яшьләр этно-фьюжн коллективлары тантаналы ачылышта катнашты.

Фестиваль автокалада инде җиденче ел рәттән уздырыла, әмма мондый масштабта беренче тапкыр гына оештырылуы.
Концерт программасыннан тыш, бәйрәм мәйданчыгында мастер-класслар булган балалар зонасы, декоратив-гамәли сәнгать осталары ярминкәсе дә булды.

Аерым вакыйга булып, туган телләр һәм халык бердәмлеге елы кысаларында узачак, гастрофестивальне уздыру торды. Гастрофестивальдә Чаллыда яшәүче төрле халыкларның милли ризыкларын тәкъдим итү оештырылды.

Моннан тыш биредә милли җырлар тыңлап, милли ризыклар ашап, ял итәргә дә мөмкинлек тудырылган иде. Осталар исә үзләре ясаган әйберләрдән күргәзмә дә оештырганнар иде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фестиваль